2015 елның 25 октябрь көнендә ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Гордеевлар Николай Александр улы һәм Зөлфия Габдулхак кызы гаиләсенең тууына 35 ел тулу уңае тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 35 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.