90 яше тулган өлкән кешеләрне өйләренә барып юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә

2015 елның 6 ноябре, җомга

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәп биредә гомер итүче Мәүлинә Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы да 6 ноябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп узды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән тәбрик итәргә район социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараковлар килде. Фәхриҗамал әбинең Хәтере яхшы, сүзләре йөгерек. 14 оныгы, 23 оныкчыгы, кызлары кияүләре янәшәсендә матур гына гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International