6 ноябрь – Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү көне: Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе ничек бәйрәм итте

2015 елның 6 ноябре, җомга

6 ноябрь көнне Татарстанда иң мөһим бәйрәм үткәрелә – Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү көне. Элеккеге Советлар Союзы җирлегендә безнең республикабыз иң беренче регион булу уңаеннан, мөстәкыйльллек мөмкинлеген һәм кеше тормышын, хокукларын, вазыйфаларын һәм гайлә йолаларын саклый алу билгесенә ия була алды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә бу көнне 9 никах теркәлде. Республикабызның Конституциясе кабул һәм бәйрәм итү уңаеннан, яшь парларга шушы җаваплы көннәрендә  истәлек өчен танаталы рәвештә Татарстан Руспубликасының Конституциясе тапшырылды.

ГХАТ идарәсе белгечләре, яшь парларга гайлә иминлеге, озын тормыш, мәхәббәт һәм республикабызның дәрәҗәле гражданнары булып калырга дигән теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International