2016 елның 19 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 100-нче бала теркәлде.
2016 елның 19 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә Долговлар гаиләсе Федор улы Михаил һәм Костантин кызы Аннаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергə ирле-хатынлы булып яшəгəн еллар Долговлар гаилəсе ɵчен байлык булып санала, бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала. 2016 елның 19 январенда Тәтеш муниципаль районы Бессоново авылында яшәүче Егоркиннар гаиләсе Тамара Федоровна һәм Федор Михайлович шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр, бу көндә районнан килгән кунакларны кабул иттеләр.
2016 елның 19 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда өченче буын Университеты тыңлаучыларының “ Чистай шәһәрендә сәүдәгәр утарлары” дигән темага экскурсия үткәрелде.
18 январь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Самира һәм Рамиль дигән исемнәр бирделәр.
Әбине 100 яше белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм үз бүләген тапшырды.
2016 елның 18 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2015 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2016 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
11-17 гыйнварында 24 баланың атасын яздыру һәм 46 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Әтнә муниципаль районы Кышлау авылында яшәүче Фәйзрахманова Мансура Каюм кызына 18 январь көнне 95 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Фәйзрахманова Мансура 3 бала бала үстергән. Хәзерге көндә оныклар һәм оныкчыклар үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Кышлау авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мансура Фәйзрахманованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Беренче бала 2016 елның дөньяга безнең районда 3 нче гыйнвар. Ләйсән Кече берсе Чирмешән улы туа яртысында кичке тугызынчы.