ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Никифоровка авылында яшәүче Сергей һәм Ольга Пантелеевлар гаиләсендә бишенче бала – Полина дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары сеңлекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

ГХАТ бүлеге, “Ак калфак” оешмасы  белән берлектә районда 30 яшьтән югары булган буйдаклар, кияүгә чыкмаган кызлар статистикасын туплады. Барлыгы Балтачта гаилә кормаган 945 кеше барлыгы ачыкланды. Аларның 670ен – ир-ат, 275ен – хатын-кыз тәшкил итә. Әлбәттә, бу саннар районыбызда гаилә кору һәм демографик үсешкә тискәре йогынты ясый. Шушы саннардан нәтиҗә ясап, район ГХАТ бүлегендә “Гаилә – бәхет таҗы” дип исемләнгән кичә уздырылды.

2016 елның 20 январь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 3 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты.

Казанда, Татарстанда берече булып, ел башыннан гаилә коручылар өчен психолог консультациясеннән башка юрист консультациясе дә эшли башлады.

Психолог һәм юрист белән индивидуаль консультациягә килергә теләүчеләр өчен телефон: 2229083, 2683802.

7 нче декабрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрләрнең модераторлары җибәргән «Паркларда җимлекләр» дип исемләнгән зур флешмоб, үз нәтиҗәләрен ясады.

Конкурста тәкъдим ителгән күпсанлы иҗади эшләр арасында жюри киләсе номинацияләр буенча биш җиңүчене билгеләде: «Гадәти булмаган җимлек» «Иң матур җимлек» «Иң креатив җимлек» «Иң патриотик җимлек», «Иң заманча җимлек».

20 декабрьдә Нурлатта яшәүче Зәйдулла-ага Әхмәдиев  90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Киңәшмә барышында каралган  сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың  2016  елның  ЗАГС бүлегенең төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.

       19 январь көнне Ютазы районы  Урыссу бистәсендә 2016 елның 02 январь көнендә дөньяга килгән  Герасимова Амелия Раил  кызына  туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне  әби-бабайлар белән бергә районның  ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.

       Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Гнездиловлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрен алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп, Юрий Иван улы белән Зинаида Семен кызы 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.

        Интерактив әңгәмә барышында ир-атлар һәм хатын-кызларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-береңне тыңлый белү һәм гайләгә кагылышлы башка  бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде.
        Яшь парлар әңгәмәдә актив катнаштылар, бик теләп сорауларга җавап бирделәр, үз вариантларын тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International