Казанда, Татарстанда берече булып, ел башыннан гаилә коручылар өчен психолог консультациясеннән башка юрист консультациясе дә эшли башлады.
Психолог һәм юрист белән индивидуаль консультациягә килергә теләүчеләр өчен телефон: 2229083, 2683802.
Буген Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә корырга теләүче яшьләр белән психолог һәм юрист очрашу уздырды. Яшьләр никах контракты төзү турында мәгълумат алдылар.
Сөйләшү барышында психолог яшьләргә яңа туган гаиләдә булачак традицияләр формалашу турында сөйләде. Соңынан психолог берничә пар белән индивидуаль консультация дә үткәрде.