7 нче декабрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрләрнең модераторлары җибәргән «Паркларда җимлекләр» дип исемләнгән зур флешмоб, үз нәтиҗәләрен ясады.
Конкурста тәкъдим ителгән күпсанлы иҗади эшләр арасында жюри киләсе номинацияләр буенча биш җиңүчене билгеләде: «Гадәти булмаган җимлек» «Иң матур җимлек» «Иң креатив җимлек» «Иң патриотик җимлек», «Иң заманча җимлек».
Иң креатив җимлек номинациясе бүләге, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Зөлфия Садыйковага бирелде.
Хуплай бүләкләре – «ХәерлеИртәТатарстан» брендлы термокружкалары белән шәһәребезнең яшь пары Ранис һәм Рәзилә Ризвановлар бүләкләнде. Игътибар итәргә кирәк, яшь пар никахларын рәсмилләштергән көндә, туй киемнәрендә ГХАТ Идарәсенең кечкенә паркын җимлек белән бизәделәр.
Исегезгә төшерәбез, акция «Татарстан Республикасының Парклар һәм скверлар» берләшмәсенең тәкъдиме буенча үткәрелә һәм Татарстан паркларының тышкы күренешен яхшыртуга гына түгел, ә кыш көннәрендә кошларга ярдәм итүгә дә юнәлтелгән.