2016 елның 19 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда өченче буын Университеты тыңлаучыларының “ Чистай шәһәрендә сәүдәгәр утарлары” дигән темага экскурсия үткәрелде.
Егермедән артык ветеран һәм пенсионер ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Реутинаны зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул хәзерге вакытта Никахлашу сарае урнашкан борынгы сәүдәгәр йортының тарихы турында сөйләү белән беррәттән, тарихи мирасыбызны саклау һәм ишәйтү буенча бүлекнең эше белән таныштырды, шулай ук игътибарны шәһәрдәге һәм райондагы демографик вәзгыятькә юнәлдерде.
Университет тыңлаучылары кызыклы экскурсия өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.