2016 елның 19 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 100-нче бала теркәлде. Жегловлар Михаил Алексей улы һәм Гөлназ Фларис кызы гаиләсендә икеләтә бәйрәм, чөнки игезәкләр Сафинә һәм Ясминә идарәдә 99-нчы һәм 100-нче балалар булып теркәлделәр.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләне игезәкләр туулары белән котлап изге теләкләр белән аларга кызларының иң беренче документын-туу турында таныклыкларын тапшырдылар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле ГХАТ идарәсендә инде 2 пар игезәк теркәлде.