Югары Ослан муниципаль районыныда юбилярларны хɵрмəтлəү

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2016 елның 19 гыйнварында Югары Ослан муниципаль  районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә  Долговлар  гаиләсе  Федор  улы Михаил  һәм  Костантин  кызы Аннаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергə ирле-хатынлы булып яшəгəн еллар Долговлар  гаилəсе ɵчен байлык булып санала, бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

 50 ел  бергә гомер иткән  Долговлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы Ильнур Гаязов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары һəм якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International