Актаныш районы Актаныш авылы тыл ветераны Шәехҗанова Мәгъфия Шәехҗан кызы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Я.Шамсунова тапшырды.
2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эгидасы астында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче гаилә парларына махсуслашкан психологик ярдәм күрсәтүче ике грант проекты эшен башлап җибәрде.
Җыен Олы Мишәлеләрнең "Каз өмәсе" күренеше белән башланып китте.
Бу җыенда Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповның чыгышыннан соң социаль тармакта эшләүчеләр халык алдында хисап тотты. Алар үзләренең әйткән сүзләрен саннар, фактлар белән дәллиләп бардылар.
Олы Мишә авыл җирлегенә кергән авыллар халкы белән очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Ул район күләмендә эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды.
Бу көнне юбиляр авылдашларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итте. Шулай ук юбилярны Түбән Ушмы авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев та котлады, аңа нык сәламәтлек теләп чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.
Беренче эш атнасында Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 11 бала тууы теркәлгән: 6 кыз һәм 5 малай. Лаешлылар бирешмәскә, районының демографиясен күтәрергә.
2016 елның 16 гыйнварында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Фәрзиевлар язылыштылар. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чөнки шушы көн кияүнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Түбән Кама шәһәреннән кайтып язылыштылар.
Районда 2016 нче елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда теркәделәр.
2016 нчы елның 15 нче гыйнварендә Сарман муниципаль районы Өчиле Саклау авылында гомер итүче Салиха Миргарифан кызы Гыйльфанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл һәм хезмәт ветераны Салиха апаның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән. Ул колхозда бригадир булып, Казан порох заводында хезмәт куйган. Бүген кызы һәм оныгы белән гомер кичерә.
15 нче январь көнне район администрациясендәТәтеш муниципаль районында үлгән гражданнарны җирләү турындагы сорау буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Тәтеш шәһәре Троицкий соборы настоятеле, Тәтеш районы Имам-мөхтәсибе, районның дәүләт органнары вәкилләре,прокуратура хезмәткәрләре,Тәтеш муниципаль районы ветераннар Советы председателе һәм Тәтеш муниципаль районы оешма җитәкчеләре катнаштылар.