Бу көнне юбиляр авылдашларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итте. Шулай ук юбилярны Түбән Ушмы авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев та котлады, аңа нык сәламәтлек теләп чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.
Бу чор кешеләре үз гомерендә зур кыенлыклар күргәннәр, ачлык та кичергән, ялангач та йөргәннәр. Гомере буе “Кызыл флаг” колхозында төрле эшләрдә эшләгән. “Эшләгән дәвердә беркемгә дә беренчелекне бирмәдем”- дип сөйли Сәхия апа. Тырышлыклары өчен ул күп бүләкләргә, тыл хезмәткәре исеменә лаек.
Набиуллина Сәхия апа тормыш иптәше Вәли абый белән берсеннән берсе акыллы ике бала - ул белән кыз тәрбияләп үстерделәр. Хэзер инде үзләренең 12 оныкларына һәм 12 оныкчыкка сөенеп бетә алмыйлар. Бүген дә эле ул кызлар шикелле, җәяү йөрергә ярата, күңеле шат, һәрвакыт елмаеп, тормыштан ямь табып яши.