Татарстан Республикасында "Гаилә консультациясе" эшли башлады

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эгидасы астында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче гаилә парларына махсуслашкан психологик ярдәм күрсәтүче ике грант проекты эшен башлап җибәрде.

Гаилә психологы консультациясен "УМАЙ" Идел буе гаилә академиясендә (Казан шәһәре, 8 март урамы, 18) 8(843) 245-33-91 телефоны буенча шалтыратып алдан язылып алырга мөмкин.

"Безнең буын" КБО белән берлектә тормышка ашырылучы "Гаиләне саклыйк" проекты кысаларында Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең ике бүлекчәсендә: Идарәнең үзендә (Меридианная урамы, 4) һәм Идел буе районы бүлегендә (Р.Зорге урамы, 89) һәр чәршәмбе 14.00-17.00 сәгатьләрдә аерылышырга җыенучы парларны татулаштыру максаты белән медиация процедурасын үткәрү каралган.

Моннан тыш, психолог белән шәхсән очрашырга мөмкинлекләре булмаган гаилә парлары психологик ярдәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең рәсми сайтында урнашкан "Гаилә консультациясе" интернет-сервисы аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International