Җыен Олы Мишәлеләрнең "Каз өмәсе" күренеше белән башланып китте.
Бу җыенда Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповның чыгышыннан соң социаль тармакта эшләүчеләр халык алдында хисап тотты. Алар үзләренең әйткән сүзләрен саннар, фактлар белән дәллиләп бардылар.
Олы Мишә авыл җирлегенә кергән авыллар халкы белән очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Ул район күләмендә эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды.