Балык Бистәсендә кадерле ветераннар туган көннәрен каршы алдылар!

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәм көннәре кадерле ветераннарның юбилейлары белән бай булды. Шулай итеп, 2016 елның 1 гыйнварендә Бикчурай Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Адгамова Хатимә Абдрахман кызы 90 яшьлек туган көнен, 6 гыйнварендә Масловка авылында яшәүче тыл ветераны Васильева Татьяна Николай кызы 90 яшьлек туган көнен, 7 гыйнварендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Салахутдинова Рабига Мухаметхасан кызы 90 яшьлек туган көнен, 10 гыйнварендә Олы Укмас авылында яшәүче тыл ветераны Фахриева Минзифа Гафиулла кызы 95 яшьлек туган көнен билгеләделәр.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярларны олы бәйрәмнәре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International