Тәтеш муниципаль районында киңәшмә

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

15 нче январь көнне район администрациясендәТәтеш муниципаль районында үлгән гражданнарны җирләү турындагы сорау буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Тәтеш шәһәре Троицкий соборы настоятеле, Тәтеш районы Имам-мөхтәсибе, районның дәүләт органнары вәкилләре,прокуратура хезмәткәрләре,Тәтеш муниципаль районы ветераннар Советы председателе һәм Тәтеш муниципаль районы оешма җитәкчеләре катнаштылар. Кереш сүз белән Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Семенычев Аркадий Борисович киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.Ул районда мәетләрне җирләүне оештыруда килеп туган проблемалар хакында әйтте.Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Дианова Лариса Михайловна дәүләт гражданлык хәленең үле актларын теркәү турында хәбәр итте. Икенче киңәшмә авыл җирлекләре Башлыклары катнашы белән 2016 елның 25 январена планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International