2016 нчы елның 15 нче гыйнварендә Сарман муниципаль районы Өчиле Саклау авылында гомер итүче Салиха Миргарифан кызы Гыйльфанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл һәм хезмәт ветераны Салиха апаның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән. Ул колхозда бригадир булып, Казан порох заводында хезмәт куйган. Бүген кызы һәм оныгы белән гомер кичерә.
Юбилярны котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары килгән иде. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хаты тапшырылды.