Кайбыч муниципаль районының Олы Тәрбит авылында гасыр яшьтәше Александра Волкова яши

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Әбине 100 яше белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм үз бүләген тапшырды. 

Котлаучылар арасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, ГХАТбүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина бар иде. Олы Тәрбиттә күп гаиләдә 3- 5әр бала тәрбияләнә. Волковлар – бүген дә гөрләп яши торган гаиләләрнең берсе. Улы Николай белән килене Зояның, кызы Зоя белән кияве Анатолийның да бишәр баласы бар. Яраткан әбиләрен котларга   10 оныгы, 15 оныкчыгы да җыелган иде.

 Александра Волкова турында “Ватаным Татарстан” газетасында да тирән эчтәлекле язма дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International