Бриллиант туй – ул бергә гомер итүнең 60 еллыгы

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала. 2016 елның 19 январенда Тәтеш муниципаль районы Бессоново авылында яшәүче Егоркиннар гаиләсе Тамара Федоровна һәм Федор Михайлович шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр, бу көндә районнан килгән кунакларны кабул иттеләр. Әлеге гаиләне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова котлады.  Ул аларга бәхетле тормыш, исәнлек һәм тагын озак еллар тигезлектә яшәүләрен теләп адреслы котлау, чәчәк бәйләме һәм язылышу турындагы таныклыкның яңасын тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы һәм җирле администрация дә бу көнне көтеп алынган кунаклар булдылар. “Авангард” газетасы баш редакторы Л.М.Путятинскаяга юбилярлар үзләренең озын һәм искиткеч тормыш юллары турында алар бик теләп сөйләделәр.

Егоркиннар бик бәхетле гаилә, чөнки алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, бер ул һәм дүрт кыз, 8 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар һәм алар барысы да әлеге зур вакыйгага бик шатланалар.Барысы да гади генә, чөнки бриллиант барлык ташлар арасында иң кыйммәтле һәм затлы таш.60 еллык юбилей да, ул уникаль ике йөрәк берлеген раслаучы дата. Бриллиант – ул әле бәхет һәм ныклык символы да, боларның барысы да Егоркиннар гаиләсендә бар. Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International