Фәйзрахманова Мансурага – 95 яшь

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Кышлау авылында яшәүче Фәйзрахманова Мансура Каюм кызына 18 январь көнне 95 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Фәйзрахманова Мансура 3 бала бала үстергән. Хәзерге көндә  оныклар һәм  оныкчыклар үстерүдә катнаша.  Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Кышлау авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мансура Фәйзрахманованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International