ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

«Язгы изгелек атнасы» уңаеннан, 2016 елның 25 апреле көнендә Теләче районы Олы Мәтәскә  авыл җирлеге, “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре белән берлектә Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шакирҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улына адреслы ярдәм күрсәтте. Өй тирәсен чүп-чардан арындыру, өй эчен җыештыру кебек эшләр башкарылды. Шулай ук Нургали Мөхәммәтҗан улын истәлекле бәйрәме туган көне белән дә котладылар.

Бәхетле, яшь Пантюхиннар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды. Аңа “диңгезнеке” мәгънәсенә ия булган борынгы рус исеме Марина дип исем куштылар. ГХАТ җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы беренче һәм төп документ – туу турында таныклык тапшырды.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 16 апреленнән, Татарстан Республикасында Бөтенроссия иреклеләр акциясе «Язгы игелек атнасы» старт алды, аның кысаларында социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән традицион рәвештә хәйрия чаралар оештырыла.

Конкурс өч өлештән торды: “Үзеңне күрсәтү”, “Стилизация” һәм “Ирләренә мәхәббәт аңлату”. Алабугадан ике кәләш катнашты – Гөлназ Андарзянова һәм Юлия Минимухаметова. Гөлназ Татарстанның бриллиант кәләше номинациясендә җиңү яулады һәм Төмән шәһәрендә узачак конкурс финалында Татарстанны яклаячак. “Халык мәхәббәтен яулаган” кәләш исемен дә Алабугалы Юлия Минемухаметова алды. Шулай ук ул Татарстанның Энҗе кәләше булды.

2016 елның 24 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш -2015” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.

Конкурста Яр Чаллы, Тубән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән 10 кәләш катнашты. Конкурсның шарты булып, кызларның узган елда кияүгә чыгулары торды.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында үтш торган “Игелекле җир” көнендә бәхет агачлары утыртылды.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Түбәнкамалылар арасында зур популярлык исем кушу тантанасы яулый . Мондый тантана гаилә һәм никах ныгыту программасы кысаларында уза. Ата-аналарга Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә баланың туу таныклыгын тантаналы рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 23 апреленнән 9 майга кадәр Җиңү Көне уңаеннан, бөтен Рәсәй Федерациясе территориясендә һәм төбәкләрендә «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Программаның максаты – сугыш елларында һәлак булган ватан саклаучылар истәлеген саклау, ветераннарга хөрмәт хисләрен белдерү.

2016 елның 23 апрель көнендә Кама Тамагы муниципаль районында шимбә өмәсе булып узды. Барлык оешмалар актив катнаштылар.

ЗАГС идарәсендә һәр шимбәдәге шикелле үк халыкны кабул итү дә барды, әлбәттә.

Халыкара Җир Көнендә традицион субботник булды. Бу көнне Россиядә экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә торган иҗтимагый оешмалар көне дә. Бу көнне теләгән һәр кеше үзенең урамын, йортын төзекләндерә һәм яшелләндерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International