Конкурс өч өлештән торды: “Үзеңне күрсәтү”, “Стилизация” һәм “Ирләренә мәхәббәт аңлату”. Алабугадан ике кәләш катнашты – Гөлназ Андарзянова һәм Юлия Минимухаметова. Гөлназ Татарстанның бриллиант кәләше номинациясендә җиңү яулады һәм Төмән шәһәрендә узачак конкурс финалында Татарстанны яклаячак. “Халык мәхәббәтен яулаган” кәләш исемен дә Алабугалы Юлия Минемухаметова алды. Шулай ук ул Татарстанның Энҗе кәләше булды.