2016 елның 16 апреленнән, Татарстан Республикасында Бөтенроссия иреклеләр акциясе «Язгы игелек атнасы» старт алды, аның кысаларында социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән традицион рәвештә хәйрия чаралар оештырыла.
Акциядә Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре актив катнаштылар. Игелек атнасы Ширәмәт авылының мәдәният йортында иң кечкенә авыл халкы өчен курчак спектакле белән, Кама поселогында волонтерлар «Уенчыклар һәм китаплар бүләккә» дигән социаль акция белән башланды.
Барлык җыелган уенчыклар һәм балалар китаплары «Кояшкай» балалар бакчасы фондына тапшырылды.
Халыкара кошлар көнендә, Сухрау авыл җирлегендә иң яхшы сыерчык оясы конкурсы игълан ителде. Нәтиҗәләр ясап, 21 апрельдә «Игелек көнендә» җиңүче билгеләнде.
Болгар авылында, Мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенрәсәй кино елына багышланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен театральлләшкән тамаша оештырдылар.