Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.
2016 елның 23 апреленнән 9 майга кадәр Җиңү Көне уңаеннан, бөтен Рәсәй Федерациясе территориясендә һәм төбәкләрендә «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Программаның максаты – сугыш елларында һәлак булган ватан саклаучылар истәлеген саклау, ветераннарга хөрмәт хисләрен белдерү.
Акциянең символы булып тасма тора – өч төсле тасма илебез яклаучыларының батырлыклыгын һәм кыюлыгын билгели.
Бөтенрәсәй проектында никахлашу Сарае белгечләре теләгән һәр кешегә һәм яшь парларга йөз илле тасма тараттылар. Гадәттәгечә, тасманы киемгә йөрәк янына беркетәләр яисә сул кулга бәйләп куялар.