«Язгы изгелек атнасы» уңаеннан, 2016 елның 25 апреле көнендә Теләче районы Олы Мәтәскә авыл җирлеге, “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре белән берлектә Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шакирҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улына адреслы ярдәм күрсәтте. Өй тирәсен чүп-чардан арындыру, өй эчен җыештыру кебек эшләр башкарылды. Шулай ук Нургали Мөхәммәтҗан улын истәлекле бәйрәме туган көне белән дә котладылар.