Республика иреклеләр акциясе "Язгы игелеклелек атнасы"нда "Яхшы сүз бүләк ит" дигән девиз астында Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә алтын юбилярларны - Малинин Анатолий Сидор улы һәм Валентина Виктор кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
18-22 апрельда 12 баланың атасын яздыру һәм 34 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Ике күп функцияле үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.
Бу аллеяны яшь агачлардан балалар мәйданында ясадылар һәм киләчәктә һәр бәйрәмне шушында уздырырга дип сөйләшелде. Агач утыртуда укучы балалар, ветераннар, укытучылар һәм авыл җирлеге җитәкчесе Петр Макаров катнашты.
Тукай районы ГХАТ бүлеге авыл җирлеге белгечләре белән семинар үткәрде. Киңәшмәдә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм эшләрне алып бару өлкәсендә законнарның үтәлеше турында фикер алыштылар, ялгышлар өстендә эш алып барылды.
Красновидово авылының Мира урамында матур өй тора, әйтерсеңлә әкият өе.
Анна Михаил кызы үзләренең тарихларын сөйләде.
“Анна Михаил кызы сугыш беткән елның 5 декабрендә туа. Виктор Иванович биш яшькә кечерәк. Әтием Романов Михаил Егор улы 1941 елда сугышка чакырыла. Әнием Екатерина Васильевна безне, 6 баланы үстерде.
Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның 25 апрель көнендә 100-нчы баланы очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр – Артем Юрьевич исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.
2016 елның 25 апрель көнне Мөслим районы Вәрәшбаш авылында Гыйздекамал Гайсина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гыйздекамал Зариф кызы тумышы белән Минзәлә районы Чүплек авылыннан. 1947 елда, Вәрәшбаш егетен очратып, Мөслим районына килен булып төшә. Шул вакыттан башлап әлеге Вәрәшбаш авылында гомер кичерә.
Алексеевск районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы акциядә актив катнаштылар. Мәсәлән:
16 апрель көнне "күркәм башлангычлар" акциясендә, яшьләр оешмалары вәкилләре белән ГХАТ бүлеге башлыгы киңәшмә үткәрде. Эш барышында "Алексеевск районында язгы игелек атнасы" на эш планы төзелде.
2016 елның 25 нче апрелендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. ГХАТ бүлегенә килгән Һәрбер кешенен күкрәгенә Георгий тасмасы беркетелде, ул Җиңү көненең символы, һәм безнең ветераннарыбызга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерү.
Республикада старт алган “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында яхшы эшләр эстафетасын Азнакай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә кабул итеп алып, авыр тормыш ситуациясендә калган Шакировлар гаиләсенә барып, ярдәм акциясе оештырды. Бу гаиләдә 3 бала, әни кеше эшләми, инвалид бала тәрбияли, укыта, әтиләре авариядә һәлак булган, якын туганнары юк. Студент баланы укытырга да, инвалид баланы тәрбияләргә дә пособие хисабына яши торган гаилә кунаклар килүгә бик шат булды.