Республика иреклеләр акциясе "Язгы игелеклелек атнасы"нда "Яхшы сүз бүләк ит" дигән девиз астында Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә алтын юбилярларны - Малинин Анатолий Сидор улы һәм Валентина Виктор кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
Чуаш АССРының Пущино авылы егетен һәм Брест шәһәре кызын язмыш Васильево бистәсендә узган биюләрдә кавыштырган. Бер ел танышудан соң Анатолий Валентинага тәкъдим ясаган. 50 ел элек, 1966 елда Васильево ГХАТ бүлегендә үз имзалары белән ике йөрәк кавышкан. Малининнар гаиләсе туа. 50 ел мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм зур хезмәт.
Малининнар гаиләсендә ике матур бала, дүрт онык һәм бер оныкча үсеп килә.
Тормыш дәвам итә, һәм аларның балаларының да барысы да яхшы булуына өметләнер өчен нигез бар. Аларның да – агач, алтын, изумруд, бриллиант туйлары булыр диеп ышанып калабыз.
Юбилярларны Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Н.Н. Павлов котлады.
Котлау сүзләреннән соң Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсенең баш белгече О.С. Власова юбиляр парга бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшырды.