2016 елның 25 нче апрелендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. ГХАТ бүлегенә килгән Һәрбер кешенен күкрәгенә Георгий тасмасы беркетелде, ул Җиңү көненең символы, һәм безнең ветераннарыбызга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерү.
Георгий тасмаларын беркетү акциясе Жиңү көненә хәтле барачак. Бу көнне хәтерләү безнең изге бурычыбыз дип саный һәр хезмәткәр. Беренче тасманы Фания Шамилевна Ибраһимов Адел һәм Сибгаев Ильясның бәхетле әтиләренә беркетте. Ул аларга Һәм аларның туганнарына бәхетле, тыныч тормыш, гаилә иминлеге теләде.