Лаеклы үткән гасыр!

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елның 25 апрель  көнне Мөслим районы Вәрәшбаш авылында  Гыйздекамал Гайсина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Гыйздекамал Зариф кызы тумышы белән Минзәлә районы Чүплек авылыннан. 1947 елда,  Вәрәшбаш егетен очратып, Мөслим районына килен булып төшә. Шул вакыттан башлап әлеге Вәрәшбаш авылында гомер кичерә.

Район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, Гыйздекамал апаны тәбрикләп, РФ президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International