Алексеевск районында "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе тәмамланды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Алексеевск районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы акциядә актив катнаштылар. Мәсәлән:

      16 апрель көнне "күркәм башлангычлар" акциясендә, яшьләр оешмалары вәкилләре белән ГХАТ бүлеге башлыгы киңәшмә үткәрде. Эш барышында "Алексеевск районында язгы игелек атнасы" на эш планы төзелде.

      17 апрель көнне "изге гамәл - сәламәтлек" акция кысаларында ГХАТ бүлеге, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы "хезмәткә һәм оборонага әзер!" нормативларын тапшырдылар. Алар граната ыргыттылар, пневматик коралдан аттылар һәм 3 км йөгерделәр.

     18 апрель көнне "дуслык көне" уздырылды, ГХАТ бүлегендә туй фотографияләре күргәзмәсе оештырылды.

     19 апрель көнне "яхшы кино" лозунгы астында фильм карау мөмкинлеге тормышка ашты. Авторлар әйтүенчә, «18-нче номерлы» Казан шәһәре хастаханәсендәге ятимнәр турында сүз барды. Дарья Мосунованың "Әни кубта" фильмы күрсәтелде.

      22 апрельдә "Яхшы Җир" акциясе кысаларында, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кама елгасы ярын чүп-чардан арындырдылар.

       23 апрельдә ГХАТ бүлегендә "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 9 майга кадәр ГХАТ хезмәткәрләре клиентларга Георгий тасмаларын таратачаклар.

     25 апрель көнне "игелекле эшләр" акциясе кысаларында ГХАТ идарәсендә куелган кубтан Анжела Вавилова хәйрия фондына 1500 сум күләмендә акча күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International