Красновидово авылының Мира урамында матур өй тора, әйтерсеңлә әкият өе.
Анна Михаил кызы үзләренең тарихларын сөйләде.
“Анна Михаил кызы сугыш беткән елның 5 декабрендә туа. Виктор Иванович биш яшькә кечерәк. Әтием Романов Михаил Егор улы 1941 елда сугышка чакырыла. Әнием Екатерина Васильевна безне, 6 баланы үстерде.
Балачакны шатланып искә алам. Миңа 5 нче сыйныфка кадәр генә укырга туры килде. Аннары Казанга киттем олы апам янына.Көндезләрен бала карадым,кич белән укырга йөрдем.
Кичке мәктәпне бетереп, эшкә урнаштым.”
Үзенең хәләл җефете турында ул бик шатланып сөйли: “11 яшьтән эшкә керә. Бергә күңелле яшәдек. Хәзерге вакытта балаларыбыз һәм оныкларыбыз безне онытмыйлар, килеп ярдәм итеп торалар.”