Республикада старт алган “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында яхшы эшләр эстафетасын Азнакай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә кабул итеп алып, авыр тормыш ситуациясендә калган Шакировлар гаиләсенә барып, ярдәм акциясе оештырды. Бу гаиләдә 3 бала, әни кеше эшләми, инвалид бала тәрбияли, укыта, әтиләре авариядә һәлак булган, якын туганнары юк. Студент баланы укытырга да, инвалид баланы тәрбияләргә дә пособие хисабына яши торган гаилә кунаклар килүгә бик шат булды.