ЗАГС идарәсендә һәр шимбәдәге шикелле үк халыкны кабул итү дә барды, әлбәттә.
Халыкара Җир Көнендә традицион субботник булды. Бу көнне Россиядә экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә торган иҗтимагый оешмалар көне дә. Бу көнне теләгән һәр кеше үзенең урамын, йортын төзекләндерә һәм яшелләндерә ала.
Казан мэры Ильсур Метшин җитәкчелегендә ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре “Рус Швейцариясе” территориясендә тәртип салдылар.
“Экологик проблемалар чорында мондый чараларның бик кирәк икәнен без аңлыйбыз. Безнең һәркайсыбыз әйләнә-тирә мохит өчен җаваплы. Бары тик без җирне саклап кала алабыз. Киләчәк буын планетабызны ничек итеп күрер, без аңа битараф түгел”, - диде Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова.
Эшләгән эшләреннән субботникта катнашучылар үзләре дә канәгать, чөнки шәһәребез бик матурайды, чистарды.