Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә исем кушу тантанасы күркәм традициягә әверелде

2016 елның 23 апреле, шимбә

Түбәнкамалылар арасында зур популярлык исем кушу тантанасы яулый . Мондый тантана гаилә һәм никах ныгыту программасы кысаларында уза. Ата-аналарга Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә баланың туу таныклыгын тантаналы рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.

2016 елның 23 апрельендә никахлашу Сараенда тантаналы рәвештә Нуриевлар, Сабировлар һәм Абдрахмановлар гаиләләрдә исем кушу тантасы узды. Идарә белгечләр ата-ана һәм кунаклар өчен чын гайлә бәйрәме ясады. Бу көнне әти-әниләргә җылы котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Хезмәткәрләр бәхетле ата-аналарга баланың беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International