Бәхетле, яшь Пантюхиннар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды. Аңа “диңгезнеке” мәгънәсенә ия булган борынгы рус исеме Марина дип исем куштылар. ГХАТ җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы беренче һәм төп документ – туу турында таныклык тапшырды.