7 нче июль көнне Минзәлә районы Мәдәният йортында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм үтте. Кунак булып, бәйрәмгә 50, 55, 60, 65 ел бергә матур гомер итүче гаиләләр килде. Барлык кунакларны район башлыгының ярдәмчесе Камил Назмиев кайнар котлады. Чернов Леонид һәм Таисия гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды. Бу бәйрәмгә район халкы, җитәкчеләр, газета хәм телевидение хезмәткәрләре чакырылган иде.
2016 елның 7 июль көнендә Зур афанас авыл җирлегендә “Гаилә, мәхэббәт һәм тугрылык” көненә багышланган кичә булды.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
7 июль Гаилә, мәххәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман районы Петровский Завод авылында яшәүче Флёр һәм Халимә Хуҗиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Баулы ГХАТ бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкатьләр күп булды.
Иртүк матур итеп киенгән яшь пар никахны теркәү турында гариза язды. Руслан белән Алия бу тантаналы көнне кәләшнең диплом алган көне белән туры китерергә булганнар.
Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 7 июлендә 1500 нче бала теркәлде. Наиль һәм Екатерина Ахметовлар гаиләсендә икенче малайлары туды. Әти-әниләре малайга Кирилл «Хөкемдар» дигән мәгънәдәге исем куштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәре О.В.Артемьева бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырды һәм иң изге теләкләр теләде.
Яшь парларга «Бәхетле гаилә мәктәбе» программасы буенча консультацияләр Казан шәһәре ГХАТ идарәсендә, Идел буе районы бүлегендә һәр атна булып тора.
Фатаның башлангычы булып тарихта борынгы грек һәм рим периодлары санала. Аны Рим кәләшләре киеп йөргәннәр һәм моңа ниндидер бөек мәгънә салынган. Аның төп мәгънәсе – кәләшне күз тиюдән саклау, ят кешеләр карашыннан һәм төрле бозыклардан яшеренү.
НГДУ “Лениногорскнефть” эшчеләре Илнур Рәхимов белән Екатерина Уманец бу юлдан беренчеләрдән булып үтте.
Язылышу тантанасыннан соң яшь пар килгән кунаклар белән бу маршруттан: ЗАГС-нефтьне ачучылар монументы-нефтяниклар аллеясы буенча үтте.
Альбина һәм Василий Павлушиннар гаиләсендә икенче балалары Радомир туды.Нәкъ менә әлеге бала Тәтеш районында 100 нче бала булды.
2016 нче елда туган 100 сабыйның 30ы - беренче, 45е - икенче, 15е - өченче, 10сы - дүртенче һәм күбрәк булып туган балалар.
2016 елның 07 июлендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты Осиново авыл җирлеге башлыгы тыл хезмәтчеләре гаиләсенең "бриллиант" юбилейларын үткәрделәр. Менә инде 60 ел бергә, кулга-кул тотынышып Гайфуллин Габбас Зайнулла һәм Хамдия Зәкий кызы тормыш юлы буйлап атлап баралар. Әлеге гаиләнең гомуми хезмәт стажы 90 елдан артык.