Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне.

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

     2016 елның 7 июль көнендә Зур афанас авыл җирлегендә “Гаилә, мәхэббәт һәм тугрылык” көненә багышланган кичә булды. Авыл мәдәният йортында зур концерт һәм “ Гаиләм минем байлыгым” дип исемләнгән күргәзмә узды.

     Бәйрәм барышында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының Актлар теркәү идәрәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина 53 ел бергә гомер иткән Муратовлар гаиләсен иҗтимагый бүләк – “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләде.

     Бәйрәмдә шулай ук күптән түгел зөбәрҗәт туйларын уздырган Салаховлар гаиләсе, алтын туй уздырган Скучаевлар гаиләсе, сапфир туйларын уздырган Морозовлар гаиләсе дә бар иде. Аларны Афанас җирлеге башлыгы Николай Бурмистров котлау хатлары һәм буләкләр белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International