Тәтеш районында никах теркәү турында

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

   Фатаның башлангычы булып тарихта борынгы грек һәм рим периодлары санала. Аны Рим кәләшләре киеп йөргәннәр һәм моңа ниндидер бөек мәгънә салынган. Аның төп мәгънәсе – кәләшне күз тиюдән саклау, ят кешеләр карашыннан һәм төрле бозыклардан яшеренү. Шунлыктан элеккеге заманнарда фата тыгыз материаллардан тегелгән. Вакытлар үткән саен бу караш үзгәргән, кешеләр кәләшнең матурлыгын күрергә тиеш дип уйлаганнар һәм фатаны челтәрле, яки нәзек ефәктән тегә башлаганнар. Аның озынлыгы идәнгә кадәр җиткән.

Күп кенә халыклар фатаны гаиләдә хатынның иренә буйсыны символы дип санаганнар. Фата кигән кыз – ул тыйнак, чибәр һәм киләчәктә иренә буйсынучан хатын. Кәләштән фатаны салдыру да тирән мәгънәгә ия. Ул кәләшнең әти – әнисе канаты астыннан чыгып булачак тормыш иптәше - иренең канаты астына керү.

Ел башыннан бирле Тәтеш районында 28 никах теркәлде, июль, август айларына үзләренең никахларын теркәргә дип 30 пар гариза язды. Шулай ук сентябрь һәм октябрь айларына да гариза бирергә теләк белдерүчеләр бар. Барлык кәләшләр ЗАГСка фатадан килмәсәләр дә, үзләрен иң бәхетлеләрдән саныйлар. Чыннан да бу шулай булса иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International