Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
7 июль Гаилә, мәххәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман районы Петровский Завод авылында яшәүче Флёр һәм Халимә Хуҗиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Иң изге теләкләрен юбилярларга район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары җиткерделәр. Гаилә башлыгы Флёр Хуҗин улы Сарысаз-Такерман авылында дөньяга килә. Төрле елларда Флёр абый баш зоотехник, заготконтора директор урынбасары, Югары Чыршылы авыл советы председателе, “Петровский” совхозының профсоюз председателе булып эшләгән. Тормыш иптәше Халимә апа урта мәктәпне тәмамлау белән колхозда эшли башлый, Флер абый белән шунда танышалар. Дус һәм эш сөючән гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Хәзерге көндә Флёр абый белән Хәлима апа оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.