“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне кысаларныда, 2016 елның 7 июлендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Яраткан кешегезгә ромашкалар бүләк итегез” дип исемләнгән фотокүргәзмә үткәрелде.
07 июль көнне ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда 6 июль көнендә Ибнеевлар гаиләсендә дөньяга аваз салган кызларының туу турында таныклыгы бирелде. Лия - гаиләдә беренче бала булып туа.
2016 елның 7 июлендә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ алдыннан Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә “Рябинка“ балалар бакчасында чара үткәрделәр.
6 нчы июль көнне Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге мәдәният йортында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган “ Гаиләм – минем бәхетем” дип аталган бәйрәм уздырылды.Чарада шәһәрнең һәм районның гаилә династияләре катнашты һәм алар үзләренең гаиләләре, гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Изге Петр һәм Феврония Муромскийларга багышланган һәм Россиядә тугызынчы ел гына уздырыла торган бу чагыштырмача яшь бәйрәм белән район башлыгы В.С.Чершинцев котлады.
Бу бәйрәмне сезгә файдалы итеп үткәрергә тәгъдим итәбез.
Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Рания исемле кызны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләт бирүчесе С.Х. Сабурская үзенең эш визиты белән Лениногорск шәһәрендә булып узды. Гражданнарны кабул итү шәһәребезнең Язылышу сараенда узды. Очрашуга шулай ук башкарма комитет, социаль яклау, опека вәкилләре чакырылган иде.
Хәҗирә һәм Рәүфҗан Закировлар 6 июль көнне үзләренең гаилә коруларына 40 еллык юбилеен уздырдылар. Закировлар гаиләсе Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында яшиләр. Хәҗирә Закирова мәктәптә балалар укыткан, ә тормыш иптәше милиция бүлегендә эшләгән. Хөрмәткә лаеклы балалар үстергәннәр. Оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнашалар. Закировлар гаиләсе үрнәк гаилә дип санала һәм бик зур хөрмәткә лаек.
6 июль көнне Җиңү Паркы каршында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә карата зур бәйрәм булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы Кукмара районы Түбән Комар авылында яшәүче Очаев Николай Григорьевич һәм Туктан Тимофеевна гаиләләрен котлады, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды. Иң җылы котлауларны Түбән Комар җирлеге башлыгы Исынбаев Юрий Исланович, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Тагировна, туганнары һәм якыннары җиткерделәр.
Чыгыш кысаларында антимонополь хезмәт вәкиле Лениногорск районы Язылышу сарае бинасында гражданнарны кабул итү һәм бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды. Эшмәкәрләр тарафыннан күп кенә сораулар бирелде. Игорь Павлов яңа антимонополь көйләүнең төп максатларын һәм бурычларын аңлатып үтте.