“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” Кукмара районында

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

   6 июль көнне Җиңү Паркы каршында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә карата зур бәйрәм булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы Кукмара районы Түбән Комар авылында яшәүче Очаев Николай Григорьевич һәм Туктан Тимофеевна гаиләләрен котлады, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды. Иң җылы котлауларны Түбән Комар җирлеге башлыгы Исынбаев Юрий Исланович, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Тагировна, туганнары һәм якыннары җиткерделәр.

Очаев гаиләсе бәхетле гаилә булып 45 ел гомер кичерә. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларына тәрбия һәм белем бирүгә зур җаваплылык белән караганнар. Очаевлар гаиләсенә мәхәббәткә тугрылык, аңлашучанлык, ярдәмчеллек сыйфатлары хас, хезмәткә ярату тәрбияләгәннәр. Балаларына үрнәк әти-әни була белгәннәр.

Әти-әни үрнәгендә балалары да бәхетле гаилә корганнар. Бүгенге көндә Николай Григорьевич һәм Туктан Тимофеевна 12 онык тәрбияләргә булышалар.

Туктан Тимофеевна удмурт фольклор ансамбле “Зангари”да чыгыш ясарга да вакыт таба, ул район – республика чараларында катнаша, күп конкурсларда җиңүче. Аның сүзләренә караганда, ансамбльдә катнашу аңарга шатлык һәм куаныч бирә.Туктан Тимофеевна удмурт халык мәдәниятенә мәхәббәт уята, 3 оныгы да “Зангари” ансамбленең кече төркемендә катнашалар.

Тугрылык, үзара хөрмәт итү, ышаныч, җылы мөнәсәбәт Очаевлар гаиләсенә еллар дәвамында килә, ә 45 ел бергә бәхетле гомер итүнең төп сере мәхәббәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International