“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне кысаларныда, 2016 елның 7 июлендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Яраткан кешегезгә ромашкалар бүләк итегез” дип исемләнгән фотокүргәзмә үткәрелде. Күргәзмәгә Лениногорскилылырның туй, гаилә һәм бала чак рәсемнәре куелды. Залда төрле буын һәм төрле карашлы кешеләр җыелган иде, ләкин аларның барысын да гаиләгә мәхәббәт хисе берләштерә. Язылышу сарае белгечләре кунакларны изге Петр һәм Феврония Муромских тарихы белән таныштырды. Ә инде иң күңелле күренеш булып күргәзмәгә килгән кунак – Полина исемле кыз бала булды. Полина күргәзмәнең бер рәсендә төшерелгән, рәсемдә аңа 8 көн, ул Ольга Александр кызы белән Александр Виталий улы Ефременковлар гаиләсендәге өченче куаныч.