07 июль көнне ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда 6 июль көнендә Ибнеевлар гаиләсендә дөньяга аваз салган кызларының туу турында таныклыгы бирелде. Лия - гаиләдә беренче бала булып туа. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ибнеевлар гаиләсен шушы шатлыклары белән котлады һәм аларга саулык-сәламәтлек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 2008 елдан бирле билгеләнеп үтелә. 2008 елдан иҗтимагый бүләк - "Мәхәббәт һәм тугрылык" диеп исемләнгән медаль кертелә.