Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 7 июлендә 1500 нче бала теркәлде. Наиль һәм Екатерина Ахметовлар гаиләсендә икенче малайлары туды. Әти-әниләре малайга Кирилл «Хөкемдар» дигән мәгънәдәге исем куштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәре О.В.Артемьева бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырды һәм иң изге теләкләр теләде.