7 нче июль көнне Минзәлә районы Мәдәният йортында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм үтте. Кунак булып, бәйрәмгә 50, 55, 60, 65 ел бергә матур гомер итүче гаиләләр килде. Барлык кунакларны район башлыгының ярдәмчесе Камил Назмиев кайнар котлады. Чернов Леонид һәм Таисия гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды. Бу бәйрәмгә район халкы, җитәкчеләр, газета хәм телевидение хезмәткәрләре чакырылган иде.