НГДУ “Лениногорскнефть” эшчеләре Илнур Рәхимов белән Екатерина Уманец бу юлдан беренчеләрдән булып үтте.
Язылышу тантанасыннан соң яшь пар килгән кунаклар белән бу маршруттан: ЗАГС-нефтьне ачучылар монументы-нефтяниклар аллеясы буенча үтте. НГДУ “Лениногорскнефть” бинасы алдында яшьләрне профсоюз комитеты председателе Марат Кашапов белән кадрлар бүлеге мөдире Гульнара Моисеева каршы алып, аларны управление начальнигы һәм коллектив исеменнән котладылар. Яшь пар спорт белән мавыкканлыктан алар “Юность” стадионында да булып узды.
Ә инде “Легенда” чишмәсе янында, барысына да якын булган нәрсә – гашыйклар агачы куелды. Илнур белзн Екатерина беренчеләрдән булып үзләренең мәхәббәт символын - төсле ленталардан ясалган бәйләмне калдырды.