Яшел Үзән районы Осиново авылында Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 07 июлендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты Осиново авыл җирлеге башлыгы тыл хезмәтчеләре гаиләсенең "бриллиант" юбилейларын үткәрделәр. Менә инде 60 ел бергә, кулга-кул тотынышып Гайфуллин Габбас Зайнулла һәм Хамдия Зәкий кызы тормыш юлы буйлап атлап баралар. Әлеге гаиләнең гомуми хезмәт стажы 90 елдан артык. Яхшы гаилә – озак гомер дәвамында уртак хезмәт куйган нәтиҗәсе. Ике йөрәк, ике гомер, ике язмыш кавышып бер-берсен бәхетле иттеләр. Осиново авыл җирлеге башлыгы секретаре Е. Кургузкина юбилярларны котлап, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International