8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Урыссу бистәсендә яңа матур 3 гаилә барлыкка килде. Лилия һәм Харис Нигматуллиннар, Эльза һәм Руслан Заитовлар, Глюса и Ринат Гареевлар үзләренең мәхәббәт хисләрен бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларны бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар.
2016 елның 8 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлегенең Атабай авылында Гимрановлар гаиләсен котладылар. 53 ел бергә татулыкта гомер кичергән гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Гимрановлар гаиләсе авыл җирлегендә хөрмәткә лаеклы зур гаилә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова зур гаиләне шушы матур вакыйга белән котлады,аларга бәхет теләде.
2016 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.
2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаешның бала тудыру йортында искиткеч сабыйлар – Дмитрий һәм Кира туды. Дөньяда иң бөек могҗиза барлыкка килде, планетада җылырак һәм яктырак булып китте һәм алар хөрмәтенә күктә юл күрсәтүче йолдыз кабынды!
ЗАГС бүлеге тантаналы төстә ике бәләкәчне теркәде, Крестина Александровна һәм Сергей Вячеславович Ивановлар белән Алена Вячеславовна һәм Ярослав Олегович Лещенко гаиләләренә туу турында таныклык һәм йомшак уенчык сыйфатында истәлекле бүләк тапшырды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А. Р. Хәйруллин тантаналы чарада гаилә ныклыгы һәм бердәмлеге белән танылган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешеп һәм балаларын лаеклы гражданнар итеп үстергән өчен юбиляр гаиләләргә рәхмәт һәм тирән мәрхәмәт сүзләре җиткерде.
Никонор белән Антониданың туйлары тәүлектән артык барган. Гадәт буенча, аларны бу көнне авылдагы 33 йортка чакырып кунак итәләр.
Туганнарының, күршеләренең туйдагы теләкләрен, киңәшләрен үтәргә тырышып, бу пар шуннан соң 50 ел бик тату гомер итә. Моның өчен үрнәк Калмыковларны хәтта медаль белән бүләкләделәр.
Киңәшмә барышында каралган сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың “ЗАГС бүлегенең 2016 елның 1 яртыеллыгында төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.
Бүген Сарманда, район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң беренче итеп Казан шәһәре символларын 200 һәм 2000 сум купюраларын сурәтләүдә актив тавыш бирүне тәэмин итү турында район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.
Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге паркында узды.
7 нче балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең кадерле әти- әниләрен , әби-бабайларын, энеләрен, сеңелләрен гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Гаилә һәр кешенең тормышында аерым урын алып торганлыктан бу бәйрәм ,яшь булуына карамастан, безнең һәрберебезгә бик якын.