ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2016 ел
якшәмбе

         Озак  еллар бергә гомер иткән парлар бик сирәк очрый. Тыл һәм хезмәт ветераннары Иван Константин улы белән Раиса Иван кызы  шушы көннәрдә рәхмәт туйларын билгеләп үттеләр.

        Алар сугыш елларында танышып бергә үскәннәр, тора-бара дуслыклары  гомерлек мәхәббәткә әверелгән. 1946 нчы елны ,сугыш бетүгә, гаилә коралар. Иван Константин улы һәм Раиса Иван кызының  45 еллык хезмәт юллары төрле хөкүмәт бүләкләре белән бизәлгән.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган чараларның иң күренеклесе – Нуриевлар гаиләсенә “Ярату һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы булды. 62 ел бергә яшәгән бу гаилә - соклангыч, һәркемгә үрнәк.

  8 нче июль көнне Болгар шәһәрендә үзәк мәйдан гөр килеп торды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә төрле буын кешеләре җыелды. Халык арасында балалар да, яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә бар иде.

Бу бәйрәмне әле күптән түгел генә билгеләп үтә башласалар да, аны көтеп алалар, чөнки гаилә тормышыбызның төп нигезен тәшкил итә.

2016 елның 8 июлендә шәһәребез гаиләләренә Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” мәдальләрен тапшырды. Тантанада 10 гаилә катнашты.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыру тантанасы үткәрелде. Медальгә лаек булган гаилә - Хәкимов Кәниф Баян улы белән Екатерина Иван кызы гаиләсе.

50 ел бергә яшәгән парлар эстафетаны яшьләргә тапшырды. Ромашка рәсеме, гаиләгә багышланган лозунглар белән, гаилә парады ЗАГС бүлегеннән "Иллюзион" кинотеатрына кадәр бардылар. Кинотеатр каршында бәйрәм концерты оештырылды.

2016 елның 8 июлендә, Чистай районы Каргалы Мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Чара барышында Таһировлар һәм Садыйковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Әлеге тату гаиләләр авылдашлары өчен үрнәк булып торалар, чөнки әти-әниләр балалары белән бергә үз хезмәтләре белән тормыш хәлләрен яхшырталар, алар шат күңелле һәм кунакчыллар.

       8 июль көнне Ютазы районында 43 ел бергә яшәүче Гөлзәрия Рахматулла кызы һәм Мәүләви Фатых улы Бакировлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне котларга аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары килде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга бүләк, чәчкә бәйләме тапшырдылар һәм озын-озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

Районда Гүзәлия һәм Рафыйк Җәләловлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Хезмәте  буенча бигрәк тә  Россия Федерациясе Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) Идарәсе начальнигы булып эшләүче һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торучы гаилә башлыгы күпләргә таныш. Тормыш иптәше Гүзәлия Җиһангир кызы 2 номерлы лицейда башлангыч сыйныфларга белем бирә.

08.07.2016 елның Осиново авыл җирлегенең Җиңү паркында 50 ел бергә тормыш иткән гаилә парларын хөрмәтләү тантанасы булды. Алтын туйларын Порымовы Илья Степан улы һәм Галина Григорий кызы билгеләп уттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International