ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.

          11 июль кɵнне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Мария Галяутдинова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.

Чараны районның  гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге  җитәкчесе Надежда Ермолаева оештырган иде. Бәйрәмнең кунаклары тирә-як авылардан җыелган гаиләләр төрле конкурслар аша бердәм гаилә булуларын күрсәттеләр . Бәйрәмдә район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина катнашты.

2016 елның 08 июлендә Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетында Васильево шәһәр тибындагы поселокта тантаналы рәвештә Галявиев Равил Бадри улы һәм Хәтимә Солтан кызы гаиләсе хөрмәтләү тантанасы узды.

2016 елның 11 июль көнендә “Милосердие” үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе эшчесе Галина Кузнецова элеге үзәктә даваланучылар белән очрашу уздырды.

Аның чираттагысы бөтен Россия бәйрәйме "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” туры килде.  Паспортны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Марданшина тапшырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихы мәгълүмәтләр турында сөйләде. Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.

Сарман авылы ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган  “Мәхәббәт белән тулсын йорәкләр” исеме астында концерт узды. Район җитәкчелеге исеменнән гаилә юбилярларына, бу истәлекле көндә никахлашкан парларга котлау сүзләре җиткерелде. Шул теләкләргә кушылып ГХАТ хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашкан гаиләләргә кыр ромашкасы букетлары бүләк иттеләр.

2016 елнын 8 нче июле - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. Бәйрәмгә hәр гаилә чакырылды. Эгәр гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык булса, бу гаилә нык булачак. Чакырылган hәр гаилә үз үрнәге белән моны исбатлады.

2016 елның 11 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Ширәмәт һәм Кызыл Чапчак авылы җирлегендә Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге өлкәсендә эшен өйрәнде.

   9 нчы июль көнне Мамадыш районында Нократ елгасы яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, мамадышлылар үзләренең икенче парлары һәм балалары белән ашыгып бәйрәмгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International